Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

37 ел хокук сагында

Һәр хезмәт үзенең тарихы, кешеләре белән матур

Журналист буларак, Наил Рәфгать улы Гайнанов үткәргән һәм дә үзе катнашкан җыелышларда еш булырга туры килде. «Участок вәкилен дус, иптәш итеп кабул итәргә кирәк», ди иде ул үзенең чыгышларында, үз чиратында кул астында эшләүчеләргә гражданнарның өметләрен акларлык итеп эшләргә куша иде.

Укып бетереп, хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә, Шеңшеңәр якларында участок инс-пекторы буларак башлаган Наил Рәфгатовичның участок инспекторлары белән эшләве күңеленә иң якын тармакларның берсе булды. «Районда учас-ток инспекторларының хезмәтен үстерә алуда үземнән зур өлеш кертә алдым», ди ул. Мактану кебек яңгырар, әлбәттә, әмма бу чыннан да шулай. Шул чор кешеләре Наил Гайнановның исемен ишетеп белә, чөнки ул һәрчак халык арасында булды, очрашуларга да күп вакыт үзе йөрде, аңлату-профилактика эшләрен дә үтемле итеп алып барды.

— Эчке эшләр бүлегендә 1985 елдан башлап 2008 елга кадәр эшләдем, учас-ток инспекторының эшчәнлеген югары дәрә-җәгә күтәрү чорларына туры килдем, — дип искә ала Наил Рәфгатович үзенең хезмәт елларын. — Җәмәгатьчелек тәртибе, җинаятьләрне булдырмау юнәлешендә эшләү, үз участогында иминлекне тәэмин итү — участок инспекторының төп бурычы саналды. Моның өчен авыл җирлекләрендә терәк пунктлары булдырдык, опорный пунктлар дип атала иде алар, бүлмәләр бирелде, телефоннар куелды, стендлар ясалды, кәрәзле телефон, машина белән тәэмин ителделәр. Участок инспекторы участок вәкиле итеп үзгәртелде. Һәркем үзенең участок вәкиле кем икәнлеген белеп торды. Җәмәгатьчелек советлары белән бик актив эшләнелде, хатын-кызлар, ата-аналар, өлкәннәр советлары белән үзара эшчәнлек һәрчак нәтиҗәсен күрсәтте, яшәү нормаларыннан читләшеп китүчеләр булса, аларны бүлеккә китертми идек, ул вакытта иптәшләр суды яшәде, мәсьәлә шунда хәл ителә килде. Халык дружиналары белән эшләү күпкә уңай нәтиҗә бирде. Милиция эшчәнлегенә ярдәм иткән совет вәкилләрен бүләкли дә идек, отпускларына да ял өстәлә иде. Әнә шулай, участок вәкиленең исеме генә үзгәреп калмады, җисеме дә үзгәрде: яңа көн таләпләренә туры китереп эшли алдык.

Авылларда дискотекаларның гөрләп торган чаклары, атна ахырында дискәтүкләр төнге сәгать бердә, икедә генә бетә. Учас-ток вәкиленә төнге урамда кеше беткәнчегә кадәр йөрисе, эш сәгате шул вакытта гына тәмамлана. Авыл егетләренең, кайчакта кызларның да башка авыллар белән диварга дивар килгән чаклары булгалый. Андый хулиганлыкны булдырмас өчен көн-төн уяу булу кирәк, кайберәүләрне, урамдагы яки өендәге дебоширларны, мәсәлән, иптәшләр судына чакырып, әңгәмәләр үткәреп, кисәтеп, штрафын салгач та үзгәрмәгәннәр белән эшне кеше рәтенә керткәнче дәвам итәсе бар, кул селтәргә ярамый.

— Участок вәкилләренең тәртип салуга өлеше күп керде, — дип дәвам итә сүзен Наил Гайнанов. — Ул — ферма, гараж территорияләрен, терлекләрнең сакланышын; кибетләрне, андагы кассаларның төзеклеген-дөреслеген кайгыртып тора иде. Вәкаләтләре зур һәм күп булды. Колхозның терлек фермаларының капка-коймалары төзек булмаса, каравылчының телефоны эшләмәсә, бинага ут кермәгән булса, хәзер колхоз рәисләренә әйтеп эшләттерәләр иде. Балигъ булмаганннар белән эшләүгә дә җаваплы карадылар, профилактика-аңлату эшләре белән белем бирү учреждениеләрендә еш булдылар. Колхоз рәисләре үзләре дә берәр кая озаккарак китсәләр, күз-колак булырга участок вәкилләрен калдыралар иде.

Халык җыеннарында еш кына хисап тоталар, залдагы тәнкыйть сүзләре ишетүләр, төрле сорауларга җавап бирүләр участок вәкиленең хезмәтен тагын да камилләштерергә ярдәм итте, эшләр һәрчак халык белән хөкүмәт вәкиле арасындагы ике яклы салынган күпер аша барды. Иң беренче чиратта участок вәкиленең максаты — үз участогыңда яшәүчеләргә терәк булу иде. Наил Гайнанов отставкада булса да, бүгенге көндә балалар тәрбиясе өлкәсендә эшли — Норма урта мәктәбендә директор киңәшчесе (аңарчы райондагы суд приставы җитәкчесе булды). Хокук сакчыларына бәйле темалар буенча укучылар алдында чыгыш ясаганда ул һәрчак полиция хезмәткәренә хөрмәт белән карарга чакыра. «Бәйрәмнәрдә, сабантуйларында полициядә эшләүче абый-апаларыңның сакта торуларын күрәсез икән, һич кенә дә безгә зыян китерергә торалар дип карамагыз, алар сез рәхәтләнеп, тыныч күңел белән бәйрәм итсен өчен иминлекне сак-лап торучылар, андый-мондый хәл була калса, гомерен дә кызганмый иң беренче ярдәмгә ашыгучылар».

Әлеге җөмләләрне язганда Наил Гайнановның тагын бер яратып әйтә торган сүзе искә төште: «Вакыйга булган урынга иң беренче сез — участок вәкиле барып җитәргә тиеш! Чөнки синең участок ул», дип әйтергә ярата иде. 

— Шундый егетләр белән эшләдем дә мин, — ди Наил Рәфгатович горурланып. — Юрий Николаев, Борис Антонов, Шамил Хәбриев, Фәнил Муллахмәтов, Дилүс Гатиятуллин, Алмаз Муллагалиев (мәрхүм инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын. З. Ш.), Рамил Хаҗиев, Фердинант Гыйлемҗанов, Фәнис Хәйруллин, Азат Камалиев, Эдуард Фәйзрахманов, Илдар Сагтдинов һәм дә учас-ток вәкилләре бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Усманов кебек унсигез учас-ток вәкиле дә булсынга дип эшли торган, булдык-лы егетләр булып күңелдә калдылар. Безнең хакта республика матбугатлары да күп язды, район газетасы битләрендә дә язмалар даими басыла иде. Хезмәтләребез һәрчак югары бәяләнде, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов кул астында законга буйсынып, гаделлекне саклап, кешелеклелекне югалтмый эшләргә тырыштык.

Һәр хезмәт үзенең тарихы, кешеләре белән матур. Участок вәкилләре көне уңаеннан бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган отставкадагы подполковник Наил Гайнанов белән шул тарихи матур хатирәләрне яктырту әлеге һөнәр юлыннан атлаучыларга мәдхия булып яңгырасын, гаиләләренә иминлек, эшләрендә уңышлар китерсен.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев