Дизель ягулыгы, киресенчә, кыйммәтләнүен дәвам итә. Соңгы атнада ул 14 тиенгә арткан һәм литры өчен 73,32 сумга җиткән
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда соңгы атнада АИ-95 маркалы бензин бәясе төшкән. Бу — ел башыннан бирле беренче очрак.
Бер атна эчендә АИ-95 бензины 10 тиенгә арзанайган һәм хәзер аның уртача бәясе литры өчен 66,26 сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта башка популяр маркаларның бәяләре үзгәрешсез калган:
-
АИ-92 — 62,46 сум;
-
АИ-98 — 89,86 сум.
Ә менә дизель ягулыгы, киресенчә, кыйммәтләнүен дәвам итә. Соңгы атнада ул 14 тиенгә арткан һәм литры өчен 73,32 сумга җиткән.
Шәһри Казан
Нет комментариев