Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Айдар Хисмәтуллин: «Мобилизацияләнгән 116 егеткә 12шәр меңлек кирәк-яраклар, дарулар җыелмасы илтеп тапшырылды» (+видео)

Районда җыелган ярдәмнең тулаем суммасы 3 миллион сумга җитә.

Җирлегебездән өлешчә мобилизация чараларында катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү максатыннан, районда "Балтач волонтёрлары" группасы төзелде. Аларның һәм шулай ук бу изге эштә катнашучы районыбыз халкының олы хезмәте нәтиҗәсе — күз алдында.

Бүгенге көндә Балтач районыннан мобилизацияләнгән 116 егетнең һәрберсенә барлыгы 12шәр меңлек кирәк-яраклар, дарулар җыелмасы илтеп тапшырылган, ярдәмнең тулы суммасы миллион ярым сумнан артып китә. Районда җыелган ярдәмнең тулаем суммасы 3 миллион сумга җитә. "Якын көннәрдә хәрби укуларда катнашучы егетләрең юл сумкалары гигиена кирәк-яраклары, балаклавалар, наколенниклар, разгрузочный жилетлар һәм башка кирәк-яраклар белән тулыландырылачак," - ди "Балтач волонтерлары"ның әйдаманы Айдар Айрат улы Хисмәтуллин.

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев