Алар безнең яклауга мохтаҗ
1 июнь — Балаларның хокукларын яклау көне
Халыкара балаларны яклау көне үсеп килүче буын турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерә. Бу көнне балалар хокуклары сагында торган оешмаларның эше турында сөйләү аеруча актуаль. Шундыйларның берсе — районыбызның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе. Бу коллегиаль орган, аның составына мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, полиция, мәдәният учреждениеләре, яшьләр бүлеге, опека һәм попечительлек һәм башка оешма вәкилләре керә. Балтач муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 2006 елның 14 февралендә Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә оештырылды.
Комиссия үзенең утырышларын даими үткәреп бара, балигъ булмаганнарның, ата-аналарның хокук бозулары турындагы эшләрне карый. Бу юнәлештә вәзгыятьне төзәтү һәм кабат хокук бозуларны булдырмау өчен чаралар күрә.
Балтач муниципаль районы комиссиясе тарафыннан 2025 елда комиссиянең 34 утырышы уздырылды, шуларның 8е киңәйтелгән һәм 2е күчмә каралды. Анда балигъ булмаганнарга һәм ата-аналарга карата 133 административ эш каралды.
2026 елда май ахырына комиссиянең 14 утырышы булган, шуларның 2се киңәйтелгән утырыш буларак уздырылган. Анда 53 административ материал каралды.
Балтач районында социаль куркыныч хәлдә булган 8 гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда 23 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Профилактик ведомство исәбендә 9 балигъ булмаган бала һәм 42 гаилә тора.
Хәзерге вакытта РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12 нче бүлегендә каралган хокук бозулар аеруча киң таралган булып кала (теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү; идарә итү хокукына ия булмаган зат белән транспорт чарасы белән идарә итү; юлны тиешсез урында кичү һәм башка хокук бозулар). Балигъ булмаганнарның алкогольле эчемлекләр куллану очраклары саны арту күзәтелә. Моннан тыш, балигъ булмаганнарның күп кенә ата-аналары һәм башка законлы вәкилләре балаларны матди карап тору, тәрбияләү, укыту, шулай ук балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартыла.
Балаларны яклау көне — һәр баланың иминлеккә, кайгыртуга һәм үсешкә хокукы барлыгын искә төшерү ул. Комиссия бу хокукларны гамәлгә ашыруда, бигрәк тә авыр хәлдә калганнар өчен, төп роль уйный. Аның эшчәнлеге хокук бозуларны булдырмый калырга гына түгел, балалар сәламәт һәм бәхетле гаиләдә үсә алсын өчен шартлар тудырырга да ярдәм итә.
Гөлшат Шафикова,
Балтач районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев