6нчы июль көнне Балтач мәдәният йортында ана капиталын тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара 8 июль көнне булачак гаилә көне уңаеннан үткәрелде.
Ана капиталы – икенче яки аннан соңгы балаларын тапкан гаиләләргә акчалата ярдәм – Югары Субаштан Гөлфия Әсхәдуллинага (икенче баласы - Айзат) һәм Яңа Салавычтан Лилия Сәйфелганиевага (икенче баласы - Динә) бирелде.
Яшь гаиләләрне район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Габделнур Нотфуллин котлады. Әниләр икешәр чәчәк бәйләме (берсе – гаилә билгесе булган ромашкалардан) кабул итеп алды.
Миләүшә Халикова
Нет комментариев