Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында очрашу узды
Директор Галиев Рәис Садыйк улы тантаналы очрашуны башлап җибәргәч, кыскача гына уку йорты эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Гажәеп дәрәҗәдә истәлекле дә, дулкынландыргыч та булды Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында узган очрашу!Күңел белән 80,90 еллар уртасына кайтып килдек.
... СССР таркалган, илдә хаос башланган, кибетләрнең буш вакыты, талоннар чоры; әле сптуның бер генә бинасы бар, янәшәдәгесенең төзелеп бетмичә моңаеп торган чаклар... Әмма къңел аларын түгел, киләчәккә якты өмет белән караган чорларны сагына, ул чагында без дә, кем әйтмешли, яшь идек бит.
Бирегә 1985,1995, 2005, 2015 елгы чыгарылыш укучылары җыелды. Теге чактагы түгел, заманча бизәлешле, ныклы материал- техник базасы, интерактив такталы, компьютрлы кабинетлары, уңайлы тулай торагы, заманча технологияле ашханәсе, диварлары, идәне танып булмаслык колледжга жыелды алар. Соклангыч!
Директор Галиев Рәис Садыйк улы тантаналы очрашуны башлап җибәргәч, кыскача гына уку йорты эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Залда элекке укучылар- бүген тормышта үз урыннарын тапкан ирләр, хатын- кызлар, кайсыларын танып та булмый. Алган һөнәрләре буенча тормышта эшләрен дәвам итүчеләр, эшмәкәрләр, дин әһелләре, укытучылар, механизаторлар, ризык пешерүчеләр.
Бер- бер артлы түргә чакырылганнар ның укытучылар, остазларына әйтер җылы сүзләре бар. Белем- тәрбия, һөнәр бирүчеләргә чын күңелдән рәхмәт укыйлар бүген, чәчәк бәйләмнәре буләк итәләр.
85 елгы чыгарылыш укучысы Гаязов Шәүкәтне буген районда гына түгел, республикада да беләләр. Истәлекләре белән уртаклашып, рәхмәт сүзләрен әйткәннән соң, ул Әфганчылар көне уңаеннан узе әзерләгән әфганчылар фотосыннан төзелгән видеоролигын күрсәтте, арада биредә укыганнар да шактый иде.
Югалтулар... Арабыздан киткән укытучы-остазларыбыз белән бергә, кызганычка каршы, укучылар арасыннан да яшьли фани дөньядан китүчеләр бар. 95 елгы чыгарылыштан Гозәиров Инсаф, Галиев Илнурларның уллары СВО да батырларча һәлак булды. Урыннары оҗмахта булсын!
Очрашу концерт чыгышы белән бизәлеп барды. Гарифуллин Фәнис, Нәҗипов Р. чын артистлардан ким чыгыш ясамадылар, афәрин
Шушындый истәлекле очрашу оештырган өчен Галиев Р. С., коллективка, укучыларыбызга олы рәхмәтебез. Киләчәктә башка чыгарылышлар өчен дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев