Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Авыл җирендә эшләүче яшьләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр арттырылган

300 мең урынына 750 мең сум

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе съездында хәбәр иткәнчә, агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителгән дип яза Шәһри Казан.

— Агымдагы елдан «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты старт ала. Аның буенча якындагы өч елга, федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, 3,1 миллиар сум финанслау лимитлары каралган. 1 гыйнвардан республика агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителде: 300 мең урынына 750 мең сум. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан беренче тапкыр 2,5 тапкырга артты. 

Моннан тыш, югары уку йортлары студентларына айлык стипендияләр күләме (2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр) һәм ССУЗ студентларына (1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр), шулай ук җитештерү практикасын узу чорына стипендияләр (ВУЗның 3-5 курс студентларына 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) арттырылды, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев