Барлык командалар да чарада актив катнаштылар һәм уеннан уңай эмоцияләр алдылар.
15 майда «Балтач» ял паркында «Хыял» яшьләр үзәге яшь гаиләләр өчен гаилә көненә багышланган «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» дигән күңел ачу уенын үткәрде.
Чарада 6 команда катнашты. Уен 7 этаптан торды. Барлык командалар да актив катнаштылар һәм уеннан уңай эмоцияләр алдылар.
Гаиләләргә «Хыял» яшьләр үзәгенең дипломнары һәм призлары тапшырылды.
Нет комментариев