Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бакчагызда тритоннар, кәлтәләр яшәсә, лайлачларның саны сизелерлек кимер

Кайсы түтәлгә карама, шул хәшәрәтләр тулып ята.

Соңгы елларда Татарстанның күп районнарындагы бакчаларны лайлач басты. Кайсы түтәлгә карама, шул хәшәрәтләр тулып ята.

Теплицаларның эчендә галәмәт күп булып  үрчиләр, кыяр-помидорларны бозалар.Редискага тулышырга ирек бирмиләр. Яшел тәмләткечләрнең: аеруча укроп белән петрушканың, шпинат белән рукколаның сутын суырып бетерәләр, кай  арада корытып юк итәләр. Кәбестәләрнең башларын  тишкәләп, эчләренә тулалар, черетәләр.Яшь кабакчыкларны кимереп бозып бетерәләр. Бакча җиләгенә көн күрсәтмиләр: пешкәннәренең эресенә  шул хәшәрәтләр ябышкан, дип зарланалар.Кайчан, ничек, нинди чара күрергә? Шул хакта гәҗиткә язып чыкмассыңмы?- дип үтенеч белән шалтыраталар, хатлар язалар.

Колорадо коңгызын махсус үрчетеп таратулары турында исем китеп укыганым исемә төште.Әллә бу җан ияләрен дә шул рәвешле  кайдандыр алып кайтып җибәреп, халыкка этлек эшләделәрме икән?- дигән, шикле уйлар килә башлады. Буе сигезәр- унар сантиметрлы, гәүдәсе баш бармак юанлыгы, җылы  тропикларда гына яши торган төрләре  безнең   Яшел Үзән районы бакчаларында ничек пәйда булган? – дип, узган көздә  аптырашка калып шалтыраттылар.

Үзебезнең бакчада да артканнан арта бара ул хәшәрәтләр.  Көз көне салкын төндә ишегалдына чыккач,   дача йортының верандасы баскычында тезелешеп утырганнарын күргәч, җирәнеп үлә яздым. Көрәшне  иртә язда ук башлап, барыбыз да бердәм булып, кара көзгәчә дәвам итсәк, бөтенләй үк юкка чыгарып булмаса да,  бәлки саннарын киметеп булыр, дип өметләнәм.

Лайлачларга каршы  көрәшнең алымнары күптөрле. Үзем белгәннәре белән сезне дә таныштырып үтәм.  Иң җиңеле - механик  юк итү ысулыдыр мөгаен. Лайлачлар көндез кояштан качып ята, төнлә активлаша, уңышка зур зыян сала. Түтәлләрдәге үсемлекләр арасындагы буш урыннарга калын  юеш чүпрәкләр җәеп, сукмакларга такта, картон, шифер кисәкләре таратып куеп, шуларның астына кереп качкан бөҗәкләрне иртәнге якта яки көндез  җыеп алып, тозлы суда юк итүдән гыйбарәт ул чара.Төнлә фонарь яктыртып, җирәнә- җирәнә,  теплица стенасыннан лайлач  җыеп йөргән чакларым  булгалады.

Көзге якта җиләклекне эшкәрткәндә, мүлчә астына кереп яшеренгән симез бөҗәкләрнең күплегенә исем китте.Чиләктәге суга нашатырь спирты салып, хәшәрәтләрне  шуңа җыеп тутыра бардым.Тавык- чебеше булган кешеләргә, аларны җыеп кош- кортларга ашату отышлы.  Лайлачларны ялан кул белән җыярга ярамый, лайласы аллергия бирергә, тирене бозарга мөмкин. 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kinas-sandygy/bakcagyzda-tritonnar-kaltalar-iasasa-lailaclarnyn-sany-sizelerlek-kimer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча