Балтач кызы Мәскәү дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлады. Котлыйбыз!
Куйган максатларыңа ирешеп, Балтачыбызның һәрчак горурлыгы булырга язсын сиңа, Гүзәл!
Балтач кызы Гүзәл Сәгыйтова И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетын кызыл дипломга тәмамлады.
Исегезгә төшерәбез, Гүзәл И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының Н. В. Склифосовский исемендәге Клиник медицина институтында табиб-тикшеренүче юнәлеше буенча белем алды.
Гүзәл белән элемтәгә чыгып, аны ихластан котладык, киләчәккә булган планнары хакында сорадык. «Укуымда ординатурада дәвам итәргә телим», диде ул. Без исә аңа уңышлар телибез. Куйган максатларыңа ирешеп, Балтачыбызның һәрчак горурлыгы булырга язсын сиңа, Гүзәл!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев