Авылда яшәүчеләрнең су сыйфаты яхшырып, санитария-эпидемиологик нормага китерелгән
Борнак авылында 7 чакрым чамасы озынлыкта суүткәргеч торбалар капиталь төзекләндерелгән. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проект буенча башкарылган.
Авылда инде 1978 елда ук файдалануга тапшырылган насос станцияле артезиан скважинасы су белән тәэмин итү чыганагы булып торган. Шуннан бирле үзәкләштерелгән челтәрләр 85 проценттан күбрәккә тузган. Аларны кичекмәстән алыштыру таләп ителгән.
Эшчеләр 6,9 чакрым озынлыктагы челтәрне төзекләндергән. Шулай ике скважина бораулап, 2 су башнясы урнаштырган. Нәтиҗәдә авылда яшәүчеләрнең су сыйфаты яхшырып, санитария-эпидемиологик нормага китерелгән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев