Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтач үзәк китапханәсендә «Мин-волонтер!» дип аталган аралашу сәгате үтте

Бу аралашу күп йөрәкләрдә мәрхәмәтлелек очкыны кабызды

Чараның кунаклары Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе волонтерлары белән берлектә «Мин-волонтер!» дип аталган аралашу сәгате үткәрелде. 

Махсус кунагыбыз- Балтач мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Йошкар-Олада мөгаллимә һөнәренә белем алучы актив, сәләтле якташыбыз-Эльвира Сәләхова.
Чара барышында кунагыбыз яшь буын өчен үз үрнәгендә волонтер эше буенча кирәкле фикерләрен, киңәшләрен җиткерде.

Эльвира, Камчатка ярымутравында булып Балтачларны таныткан, регионара конкурсларда лауреат, 30 дан артык фәнни эш җитәкчесе, волонтерлык юнәлеше буенча Рәсәй күләмендә зур проектлар җитәкчесе дә булып тора.

Әлеге аралашу күп йөрәкләрдә мәрхәмәтлелек очкыны кабызды.

«Без үз чиратыбызда бүгенге көндә бер дулкында булырдай яшьләребез белән очрашулар үткәрү-яшь буын өчен матур эшләргә, зур идеяларга этәргеч булыр дип ышанып калабыз»,- ди үзәк китапханә хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев