Бүген Балтачта район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында район эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл үткәрелә.
Хәзерге сәгатьләрдә Балтач гимназиясе базасында биш мәйданчыкта эшмәкәрләр катнашында эш башланды. Соңыннан алар "сорау-җавап" форматында очрашуга нәтиҗә ясаячак. Эшмәкәрләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, салым хезмәте, үзмәшгульлек үзәге һәм башка җаваплы тармак вәкилләре килде.
Нет комментариев