1 июль көнне “Ватан сакчысы” һәйкәле янына Әфганстан һәм Чечня сугышлары хәрбиләре җыелды.
Әлеге чарада район башкарма комитеты ярдәмчесе Р. Таҗетдинов, Киров өлкәсендәге 71316 номерлы хәрби бүлекнең бригада командиры, полковник В. Зайко, районның хәрби комиссары Васил Вәлиев катнашты.
Чыгыш ясаучылар хәрбиләргә рәхмәт белдереп, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Полковник В. Зайко актив хәрбиләргә медальләр тапшырды.
Ринат Зарипов фотолары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
0
0
Нет комментариев