Балтачлылар өчен бушлай юридик консультация үткәрделәр (+фото)
Җәмгыять

Балтачлылар өчен бушлай юридик консультация үткәрделәр (+фото)

Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте, һәм аңа тиешле консультация бирелде.

Кичә бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан Балтач районында алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы Айгөл Таҗетдинова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Г.Г. Хәйруллина, опека һәм тәрбия секторының белгече В.Г. Хәбибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте, һәм аңа тиешле консультация бирелде.


алимент социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма алимент түләтү

Нет комментариев