Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның "Форпост" үзәге активистларының чираттагы җыелышы булды (+фоторепортаж)

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин җитәкчелелегендә 4 апрель көнне район Советының кече утырышлар залында "Форпост" үзәге активистларының чираттагы җыелышы булды.

Әлеге чарада район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин һәм "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты.

Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш чараларын ныгыту, җәмәгать урыннарында контрольне арттыру, саклык чараларын куллану кебек җитди темалар яктыртылды. Әгәр дә җәмәгать урынында, социаль объектларда шикле әйберләр яки кара пакет табылган очракта нинди саклык чараларын кулланырга кирәклеге, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин бу очракта шикле предмет яки "онытылып калынган" пакет яки сумка янына якынлашканчы кесә телефонын читкә куярга, мөмкин булса, якынрак килеп тыңлап карарга, анда вакыт исәпләгеч, ягъни секундамер тавышы ишетеләме, юкмы икәнен ачыкларга һәм гади телефоннан эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк дип белдерде. Шулай ук эш урынында коридорда, утыргычлар астында шикле әйбер күргәндә шул оешманың җитәкчесенә кереп хәбәр итәргә дә мөмкин, дип белдерделәр. Мондый эчтәлектәге хәбәр тиз арада эчке эшләр һзм хокук саклау органнарына барып җитеп, халыкны коткару чарасы күрелә башларга, эвакуация оештырылырга тиеш. Объект яныннан кимендә 200 метр ераклыкка китәргә киңәш ителә.

"Җәмәгать урыннарында, халык күпләп җыела торган бәйрәм мәйданнарында саклану чараларының тагын бер ысулы ул - һәр кешене металл эзләгеч махсус җайланма аша үткәрү. Бу җайланма тавыш биргән очракта, бер кешене берничә тапкыр тикшереп, металлдан эшләнгән предметларын өстәлгә куюларын таләп иткәнебез дә булды. Әгәр дә берәр кеше бу тикшеренүне үтәргә каршы килә икән, аны кертергә ярамый. Димәк, бәйрәм яки спорт чарасын ерактан койма аша карарга тиеш була инде. Чөнки бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Бәлки бу кеше мәҗбүр итәләрдер, ул ягын да уйларга кирәк", дип белдерде Фәнис Газизуллин.

Җыелыш алга таба "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗановның җәмәгать тәртибен саклауда үз өлешен керткән, активлык күрсәткән егет-кызларга "Рәхмәт хатлары" тапшыру тантанасы белән дәвам итте.

Районның балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе члены Алисә Даутовага «Форпост» үзәгенең җәмәгать тәртибен саклау хокукы бирә торган таныклыгы тапшырылды.

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250