Балтачта капка төпләренең чисталыгын ныклы контрольгә алыначак
Җәмгыять

Балтачта капка төпләренең чисталыгын ныклы контрольгә алыначак

Капка төпләрендә төзелеш материаллары булу бистәбезне бер дә бизәми

– Капка төпләрендә төзелеш материаллары саклау төзекләндерү кагыйдәләре буенча закон бозу булып санала. Бүгенге көндә капка төпләрендә таш, ком, кирпеч яки такта өемнәре булса, аны, кичекмәстән, ишегалдына кертеп өөюегез сорала. Ә төзелеш алып барган хуҗалыкларга шәһәр җирлегеннән  белешмә алу таләп ителә, – дип аңлатып узды Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова.

Чисталык комиссиясе рейдлар белән чыккач,беркетмәләр төзелеп, штрафлар салынгач, соң була. Шуңа да таләпләрне вакытында үтәү күңелсезлекләргә юл куймаячак.

 


Нет комментариев