Елдан-ел май аеның өченче якшәмбесен СПИД авыруыннан үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көнне активистлар әңгәмәләр уздыралар, мәгълүмат тараталар.
Балтач районы "Наз" үзәге белгечләре дә әлеге авыру һәм аңа каршы тору турында кино карадылар. Бүлекчә белгечләре, социаль хезмәткрләр үзләренең социаль хезмәттән файдаланучылары арасында да әлеге афәттән саклану юллары хакында мәгълүмат тараттылар.
Нет комментариев