5 март көнне районнан бертөркем делегация башкалабыз Казанга – Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залына юл тотты
Бүген, 5 март көнне районнан бертөркем делегация башкалабыз Казанга – Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залына юл тотты. Биредә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итү буенча тантаналы чара уза.
Делегация составында илебезгә герой ул үстергән, Россия герое, очучы Олег Исаевның да әнисе бар.

Нет комментариев