Хәерле сәгатьтә!
Балтачлылар бүген чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар. Гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык булган гуманитар ярдәм буржуйка, пичләр, җылы киемнәр, аяк киемнәре, ит ризыклары, йокы капчыклары белән тупланган.
Гуманитар ярдәмне җыюда, пичләрне, буржуйкаларны ясауда, барлык җыйналган киемнәрне төргәкләп җибәрүдә үз өлешен керткән райондашларыбызга, волонтерларыбызга зур рәхмәт!
Фото: мобилизация буенча оператив штабның ватсап төркеменнән алынды
Нет комментариев