Балтачлылар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 36 ел булу уңаеннан, Сәүбән Гомәр улы Шәрифуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
- Фәнзилә Әгълиулла кызы Курочкина – Балтач бистәсеннән хезмәт ветераны;
- Финира Гыйлмулла кызы Насыйбуллина – Кариле авылыннан хезмәт ветераны;
- Әлфия Гарапша кызы Садыйкова – Түбән Сосна авылыннан хезмәт ветераны.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр Фәнис Зөфәр улы Галимҗанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм Биктәш авылы клубының капиталь ремонтына зур өлеш керткәннәре өчен “Строймастер” оешмасының хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Газинур Габделнур улы Бариев;
- Мулланур Зөфәр улы Ибраһимов;
- Хәлим Халиулла улы Хәйретдинов;
- Иван Васильевич Филипов.
***
Районның социаль-икьтисадый үсешенә зур өлеш керткәне, аның халкы алдындагы аерым казанышлары өчен районның хәрби комиссары Васыйл Назметдин улы Вәлиев “Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
***
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
- Фирдинант Шәрифҗан улы Гыйлемҗанов;
- Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов;
- Рифат Рашит улы Закиров;
- Фәрит Рәфгать улы Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев