Форум дүрт көн дәвам итте.
"Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы иреклеләренең (волонтерларының) йомгаклау форумы узды. Программа кысаларында белем бирү сессияләре, тренинглар үткәрелде. Әлеге чарада Балтач гимназиясеннән актив волонтерлар Зарипова Динә, Бускина Лилиана, Абдрахманова Мәликә катнашты.Кызлар дүрт көн дәвамында төрле темалар буенча фикер алышуларда, акцияләрдә катнаштылар, күренекле кешеләр белән очраштылар, проект эшчәнлекләре белән таныштылар.
Нет комментариев