Балтачта 2025 елда район мәшгульлек үзәге аша 85 кеше эшкә урнашкан, шуларның икесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булган
2025 елда Балтач районында мөмкинлектән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта торучы 26 граждан файдаланган
Хәзерге вакытта Балтач районының хезмәт базарында уңай тенденция күзәтелә: эшсезләр саны кими һәм халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе арта.
Хәзерге вакытта районда 56 вакантлы урын ачылган. Ноябрь башына рәсми рәвештә 14 эшсез теркәлгән.
2025 елда район мәшгульлек үзәге аша 85 кеше эшкә урнашкан, шуларның икесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булган.
Моннан тыш, мәшгульлек үзәге гражданнарга түләүсез һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бирә.
«Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» Федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләре хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлерәк һәм мобильрәк итә торган кирәкле белемнәр, компетенцияләр һәм күнекмәләр алу яисә үстерү өчен әлеге хезмәттән файдалана алалар. Бу хезмәтне мәшгульлек үзәгендә рәсми теркәлгән эшсезләр файдалана ала. Шулай ук белем алуга өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар, пенсия алды яшендәге гражданнар һәм пенсионерлар хокуклы.
2025 елда Балтач районында бу мөмкинлектән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта торучы 26 граждан файдаланган. Тагын 27 кеше яңадан белем алырга теләк белдергән.
Шулай итеп, милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Балтач районында хезмәт базарының нәтиҗәле эшләве өчен уңай шартлар тудырыла. Һөнәри әзерлеккә ярдәм итү программалары квалификацияле кадрлар дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, бу районның икътисадый үсеше һәм анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен өстәмә стимуллар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев