Мәктәп туклануы – мөһим мәсьәлә.
Бүген район советында Иҗтимагый Совет рәисе Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов рәислегендә эшлекле киңәшмә узды. Чара барышында район мәгариф оешмаларында балаларның туклану сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре һәм мәгариф хезмәткәрләре белән төзелгән хезмәт килешүләрендәге хокуклары яктыртылу тәртипләре каралды. Шулай ук 2022 нче елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып 2023 нче елга эш планы расланды.
Нет комментариев