Ремонт эшләре быел да дәвам итә.
"Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә Балтач бистәсенең Мир (Тынычлык) урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдында ремонт эшләре башланды.
Әйтергә кирәк, бу программа күпфатирлы йортлар ишегалдына яңа сулыш өрә.
«Безнең ишегалды» программасы күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү, юлларны һәм тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыруны үз эченә ала.
Нет комментариев