Балтачта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 20 мәктәп укучысына паспорт тапшырылды
Җәмгыять

Балтачта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 20 мәктәп укучысына паспорт тапшырылды

Паспортларны яшүсмерләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач районы Гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тапшырды

 

Балтач мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алу уңаеннан, 20 мәктәп укучысына Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды.

Чарада район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач районындагы хәрби хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары рәисе Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов катнашучыларны паспорт алу белән котлап, аларга ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Паспортларны яшүсмерләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач районы Гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тапшырды.


Нет комментариев