Бүген Балтачның «Сабантуй» ял паркында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй уза
Әлеге бәйрәмгә районның барлык авылларыннан һәм бистәдән мөмкинлеге чикле кешеләр җыйналган иде.
Бәйрәм күңелле мизгелләрдән – тәбрикләүләрдән, бүләкләүләрдән башланды.
Мөмкинлеге чикле райондашларыбыз төрле уеннарда, ярышларда актив катнаштылар, сәхнәгә менеп үзләре яраткан җырлар җырладылар, биеделәр. Алар өчен шулай ук мастер-класслар да үткәрелде.
Район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов барлык кунакларны сәламләп, аларга сәламәтлек теләде, һәрвакыт шулай актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Нет комментариев