Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Чечня сугышы башлануга 30 ел тулуга багышланган чара узды

Батырлар даны - мәңгелек!

11 декабрь — Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне иде. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен дә бик әһәмиятле.

«Ватан сакчылары» паркында, Чечня сугышы башлануга 30 ел тулуга багышланган чара узды.

Чарага җыелган сугышчан хәрәкәт ветераннарын Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, район хәрби комиссары Васыйл Нәҗметдин улы Вәлиев тәбрикләп, рәхмәтләрен белдерде.

Чечня сугышында һәлак булган 5 райондашыбыз арасында Россия Герое Олег Николаевич Исаев та бар. Чарага җыелучылар аларны бер минут тынлык белән искә алды, мемориал тактага чәчәкләр куйды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев