Балтачта яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды
Җәмгыять

Балтачта яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Россия гражданы булу – зур горурлык!

Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин паспорт алучы яшьләребезне котлап: «Россия гражданы булу – зур горурлык! Беренче тапкыр паспорт алу – һәр кешенең тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Сезгә бәхетле киләчәк һәм үзебезнең илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим», – дигән ихлас теләкләрен җиткерде.

Тантанада катнашучыларга дәүләт символларының әһәмияте, Конституциядәге төп хокуклар һәм бурычлар турында сөйләделәр. Яшь гражданнар үз чиратында беренче төп документларын алуга зур шатлык һәм җаваплылык хисе кичерүләрен белдерделәр. Алар өчен бу көн гаиләләре һәм якыннары белән бергә истә калачак матур бәйрәмгә әверелде.

 


паспорт

Нет комментариев