Киноның премьерасы февраль аенда узган иде.
Февраль аенда «Без - 41нче ел балалары» фильмының премьерасы булган иде.
Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскаров, сценарийның авторы - Әлфирә Мәһдиева, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Кино халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән.
Кино Җиңү көне алдыннан кабатлап күрсәтеләчәк.
Райондашларыбыз аны Сабантуй ял паркындагы кинотеатрда 6 май көнне карый алачак.
Нет комментариев