Балтачта юлларны чистартыр өчен күпме техника җәлеп ителгән?
— Кар явуга карамастан, юллар халык иртән эшкә, балалар мәктәпкә барырлык булырга тиеш, — ди җитәкчелек.
Кышкы чор торак-коммуналь хезмәтләр өчен җаваплы һәм сынау чоры. Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать барыбер үзенекен итә шул.
— Кар явуга карамастан, юллар халык иртән эшкә, балалар мәктәпкә барырлык булырга тиеш, — ди җитәкчелек.
Балтачта юлларны чистартыр өчен барлыгы 42 транспорт, 20 йөк машинасы җәлеп ителә. Беренче чиратта, районның социаль объектлары территорияләрендә, аннан машина, җәяүлеләр юлларында эш алып барыла.
Транспорт тәгәрмәчләре таймасын, шуның нәтиҗәсендә боз катламы хасил булмасын өчен юлларга бозлавыкка каршы сибү өчен быел 12000 тонна тоз һәм ком катнашмасы (ПСС) әзерләнгән. Узган ел әлеге сан 10000 тоннаны тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев