Кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, милли йолаларыбызны искә төшерделәр.
24 август көнне ямьле «Салкын чишмә» буенда «Кичке уен» үткәрелде.
Кичке уеннар безнең татар халкының борын-борынгыдан килгән, яраткан бәйрәмнәре-яраткан күңел ачу чарасы булган. Әнә шул әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең гореф-гадәтләрен дәвам итү максатыннан, яшен-картын киң мәйданга җыеп матур итеп күңел ачтык.
Бәйрәмне үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт!
Нет комментариев