Мастер-классны кул эшләре остасы Алинә Зәйнетдинова алып барды
«Факел» клубында «Гаилә гаҗәеп галәм» проекты кысаларында кәрзин үрү буенча «Ләкләк оясы» дип исемләнгән мастер-класс узды.
Бу чара гаиләләрне берләштерү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм традицион кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Мастер-классны кул эшләре остасы Алинә Зәйнетдинова алып барды. Ул атнашучыларга кәрзин үрүнең серләрен аңлатты, үрү техникасы белән таныштырды.
Гаиләләр уникаль «Ләкләк оялары»н булдыру өстендә тырышып эшләделәр.
Нет комментариев