Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта отставкадагы майор белән очраштылар

Илһам Мөнирович хезмәттәге шәхси тарихлары белән уртаклашты, дисциплинаның, максатчанлыкның һәм очучы һөнәренә булган мәхәббәтнең мөһимлеге турында сөйләде

РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 6-12 апрельдә беренче тапкыр космос атналыгы узачак. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу турында сөйләделәр. 7 апрельдә, «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры – В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк (НКЦ) – беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Анда танылган экспертлар чыгыш ясды, шулай ук мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узды.

Космос атналыгының үзәк чарасы 9 апрельдә «Россия» милли үзәгендә Беренче Россия космик форумы булачак. Аның кырларында космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен Дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре очрашачак.

Космос атналыгы программасына Россиядә киң аудиториягә исәпләнгән башка эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да керәчәк. Алар арасында гамәлдәге космонавтлар белән телекүперләр, техника һәм артефактлар күргәзмәләре, кешенең космостагы казанышлары турында нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү булачак.

Космос атналыгы кысаларында Балтач районында да тематик чаралар уза. Шуларның берсе  – «Хыял» яшьләр үзәге узган отставкадагы майор Шәрипов Илһам Мөнир улы белән очрашу кичәсе. Чарада катнашучылар хәрби очучы һөнәре, хәрби-һава көчләрендә хезмәт итү һәм бу өлкәдә югарылыкка ирешү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында белделәр.

Илһам Мөнирович хезмәттәге шәхси тарихлары белән уртаклашты, дисциплинаның, максатчанлыкның һәм очучы ёцнщренщ булган мәхәббәтнең мөһимлеге турында сөйләде.

Космонавтика темасына аерым игътибар бирелде: космосны үзләштерү тарихын искә төшерделәр, заманча казанышлар һәм перспективалар турында сөйләштеләр, шулай ук аэрокосмос тармагында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында фикер алыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев