12 фатирлы йорт төзелешен 2024 елның беренче яртысында тәмамлау планлаштырыла
Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзеләчәк өч катлы, бер подъездлы, 12 фатирлы әлеге йорт Балтач бистәсенең Каенлык урамында сафка басачак.
Йортта 6 бер бүлмәле һәм 6 ике бүлмәле фатир булачак.
Фатирлар бюджет өлкәсе, программаны финанслаучы предприятиеләр, ятим балалар һәм яшь гаиләләр арасында уйнатылачак.
Нет комментариев