Госман аганың яраткан шөгыле – ул матбугат чараларында үзенең тормыш тәҗрибәсе, истәлек-хатирәләре белән уртаклашу
Госман Гомәр улы Хәсәншинны Норма-Кариле халкы гына түгел, районыбызда да күп кеше белә дип уйлыйм. Хәтта республикабызда да танылган Госман абыебызны белмәскә мөмкин дә түгел. Ул – күптөрле һөнәр иясе, күпкырлы шәхес, күп төрле эшчәнлек алып бара: балаларны кул эшләренә өйрәтү максатыннан, район мәктәпләрендә, гимназиядә, балалар бакчаларында үзенең кул эшләнмәләре ярдәмендә төрле мастер-класслар, тәрбия дәресләре үткәрә.
Район һәм авыл мәдәният йортларында, мәгариф оешмаларында үтә торган төрле бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, семинар- киңәшмәләрдә, «Ак калфак» оешмасы үткәрә торган төрле чараларда актив катнаша. Балалар бакчасы, мәктәп кысаларыннан чыгып, республика семинарларында да уңышлы чыгыш ясый. Район, Казан Сабантуйларында үзенең кул эшләнмәләре, мунча миллеге ясау серләре белән таныштыра. Бу активлыгы өчен район администрациясе тарафыннан берничә «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнә.
Кул эшләре остасы булып танылуга сәбәпче була
Шушындый тынгысыз йөрәкле, һәрвакыт хезмәттә, ярдәмчел, туганчылыклы Госман аганың тормыш юлына күз салсак, ул гади дә, мавыктыргыч та. Ул 1951 елның 5 ноябрендә Курмала авылында туа, гаиләдә 6 бала үсәләр. Әти- әниләре гади колхозчылар. Мәктәпне Чапшар авылында тәмамлый, уку елларында чаңгы буенча район чемпионы була. Башлангыч классларда тегү-чигү эшләрен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Бу шөгыле, киләчәктә кул эшләре остасы булып танылуга сәбәпче була.

1967 елда Госман Гомәр улы Арча педагогия училищесына укырга керә, 1971 елда «Башлангыч класс укытучысы» һөнәре алып, укытучы булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, районның төрле мәктәпләрендә укытучылык эшен башкара.
2010 елдан Госман ага агачтан борынгы капка, читән-койма, җил тегермәне, кое, умарта оялары, өстәл-урындыклар, сандыклар, башка көнкүреш кирәк-яраклары ярдәмендә авыл мохитен тудыру буенча эш алып бара. Шушы юнәлештәге төрле бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешә: диплом-грамоталары шул хакта сөйли. Кул эшләренә ул балаларын, оныкларын да өйрәтә. Алар да, үзләре иҗат иткән кул эшләнмәләре белән мәктәптә, районда, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алалар.
«Безнең заман герое»
Госман аганың тагын бер яраткан шөгыле – ул матбугат чараларында үзенең тормыш тәҗрибәсе, истәлек-хатирәләре белән уртаклашу. Шулай ук тормыштагы гыйбрәтле вакыйгаларны яктырткан язмалары да еш басыла аның. Шунлыктан республика хәбәрчеләре белән дә тыгыз элемтәдә тора ул. Республика матбугат чараларыннан килгән журналистлар, җәй башында яңа бәрәңге үстергән, бирнәгә бизәкле сандыклар, артыш агачыннан муенса-беләзекләр, май канатлары ясаган, ишек алдын борынгы көнкүреш мохите белән җиһазлаган Госман абзыйның тормышы белән якыннан танышып, аның турында мәкаләләр язып чыгалар.

«Яшь Гвардия» оешмасының Казан бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе, ел дәвамында матбугатта, социаль челтәрләрдә яктыртылган вакыйгаларны күзәтеп барып, авылдашыбыз Госман Хәсәншинны 2022 елда «Безнең заман геройлары» республика конкурсының «ХХ гасыр башында татар йорты мохите, аны яңарту һәм шушы мохит белән яшь буынны таныштыру» номинациясендә җиңүче итеп билгеләделәр һәм аңа «Безнең заман герое» исеме бирелде.
2022 елдагы әлеге иҗтимагый премиягә Татарстаннан һәм Россиянең тагын сигез төбәгеннән 70 кеше лаек булды. Шуларның берсе – авылдашыбыз, кул эше остасы, татар бизәкләрен һәм һөнәрчелеген саклау, тарату белән шөгыльләнүче туганыбыз Хәсәншин Госман абыебыз булу белән без бик горурланабыз! Аңа алдагы көннәрендә Әлфия апабыз белән тигезлектә, тынычлыкта, балаларынын, оныкларының кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерергә һәм яңадан-яңа эшләнмәләр белән күңелләрне сөендерергә насыйп булсын иде.
Гөлназ Фәйзрахманова
Нет комментариев