Бассейнда сары авыруы чыккан? Нинди хәл бу?
Җәмгыять

Бассейнда сары авыруы чыккан? Нинди хәл бу?

Нинди дә булса хәвефле хәбәр таралса...

“Кеше арасында  бассейнда сары авыруы чыккан дигән имеш-мимеш йөри, ачыклык кертегез әле шуңа”, дип язалар безгә.

Әлеге сорау белән хастаханәгә мөрәҗәгать иттек, һәм хәбәрнең дөрес түгеллеген белдек.

Нинди дә булса хәвефле хәбәр таралса, кемнәрнеңдер шуннан явызларча файдаланырга тырышуы матур гамәл түгел. Бассейнда эшләүчеләр бар да тәртип дип белдерә һәм барлык райондашларны да бассейнга су коенырга чакыра.


бассейн

Нет комментариев