Белә идегезме? Балтачның ике иҗтимагый ярдәмчесе бар
Җәмгыять

Белә идегезме? Балтачның ике иҗтимагый ярдәмчесе бар

Балтач урта мәктәбе укучысы Иршат Бариев һәм Норма мәктәбеннән Фирүзә Шәрифуллина республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Гүзәл Удачинаның ярдәмчеләре булды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда “Балалар иҗтимагый кабул итү урыны” проекты 2015 елның июленнән бирле тормышка ашырыла. Анда 12-18 яшьлек үсмерләр катнаша.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның хәзер безнең районда да ике ярдәмчесе бар. Алар – Балтач урта мәктәбе укучысы Иршат Бариев белән Норма мәктәбе укучысы Фирүзә Шәрифуллина.


Бала хокуклары

Нет комментариев