Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Бердәм Россия» Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, капиталь ремонт, гомуми мөлкәтне карап тоту һәм күрсәтелә торган ресурсларның сыйфаты темаларына аерым игътибар биреләчәк

3 апрельдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Чара ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысаларында оештырыла. Республика халкы кызыксындырган сорауларны бирә, белгечләрдән консультацияләр ала, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яхшырту буенча тәкъдимнәр юллый алачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, капиталь ремонт, гомуми мөлкәтне карап тоту һәм күрсәтелә торган ресурсларның сыйфаты темаларына аерым игътибар биреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев