Сайлау көнендә штаб тәүлек буе эшләү режимына күчте.
«Бердәм Россия» партиясе территориаль бүлеге секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, штаб көчәйтелгән режимда эшли. "Без җирле бүлекчәләрдәге штаблар - шәһәрләр һәм районнар белән элемтәдә торабыз. 2 сәгать саен республика халкының сайлауларда катнашуы турында мәгълүмат алына. Штабта алар саналып, Мәскәүгә хәбәр ителә. Сайлау кампаниясе оешкан төстә бара".
Районнардагы сайлаулар турындагы мәгълүматны төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре он-лайн режимда кабул итеп ала. Сәгать 12ләрдә Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Минзәлә һәм Менделеевск вәкилләре безнең белән элемтәгә чыкты. "Сайлаулар тәртип бозуларсы, зур активлык белән үтә", - дип хәбәр иттеләр.
Кич белән татарстанда яшәүче "Бердәм Россия"леләр РФ премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрәчәк гомумроссия видеоконференциясендә катнашырга җыена.
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/140845/
Нет комментариев