Карга бураныдыр бу дип уйлыйк, каргасын күргән булмаса да...
Бүген төштән соң яварга тотынган карлар кичкә ишелеп-ишелеп яудылар. Шундук юл чистартучы техникалар да кайсы - кая юнәлде. Кары бит хәйран яуды.
Кыш китәргә уйламый дип нәтиҗә ясарга ашыкты кайберәүләр. Алай дип уйламыйк әле, вакытында китсен иде ул, яз исен тоясы килә башлады инде... Ябалак-ябалак карларны да яхшыга юрыйк. Һичьюгы кара карга бураныдыр бу дип уйлыйк, каргасын күргән булмаса да... Юлдадыр инде, алары да... Озакламый күренерләр, алла боерса.
Нет комментариев