Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Билгеле яшь татар журналистлары арасында Балтач кызлары булу аеруча куанычлы

Гүзәл, Лалә, Әдилә, Гөлназ, Гөлинә - безнең горурлык!

Соңгы елларда татар матбугат чаралары өлкәсендә өметле хәрәкәт күзәтелә - редакцияләргә яшьләр килә, дип яза «Интертат».

Билгеле яшь татар журналистлары арасында Балтач кызлары булу аеруча куанычлы.


Гүзәл Закирова, «Идел»

1997 елның 10 декабрендә Балтач районы Куныр авылында туган.

Укыган урыны: КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлеше), 2015 ел.

Журналистика – төрле өлкәләрдә үсү, ачылу мөмкинлеге. 2025 елда журналист – журналист кына түгел, ә гел яңа күнекмәләр булдырып, аларны камилләштереп торучы шәхес.


Лалә Кәримова, «Ялкын»

Балтач районы Түнтәр авылында туган. Кияүдә түгел.

Укыган урыны, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистратураның 1 курсында укый.

Кечкенәдән гуманитар фәннәргә, иҗатка тартылдым. Рәхәтләнеп, тәмләп, сузып язарга яратам. Журналист эше ул – көн саен ниндидер кызык хәлләргә юлыгу, яңа урыннар, яңа кешеләр белән танышу, даими үсеш-үзгәрештә булу. Шушы хәрәкәттәге бәрәкәт, яңалыкка омтылу һәм үз сүземне әйтәсе килү теләге тартып китергәндер дә инде мине монда».


Әдилә Закирова, «Ялкын»

Балтач районы Куныр авылында туган. Кияүдә түгел.

«Ялкын» журналында веб-редактор.

Укыган урыны: КФУ Филология мәдәниятара багланышлар институты.

11 нче сыйныфта КФУның ике юнәлеше арасында сайлау мөмкинлеге бар иде: укытучылык яисә журналистика. Әлбәттә, икенчесе кызыграк тоелды һәм мин журналистиканы сайладым.


Гөлназ Әхмәдиева, «ТНВ»

2004 елның 6 октябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында туган. Кияүдә түгел.

Уку урыны: КФУ, милли һәм глобаль медиаләр факультеты, 3 курс

«ТНВ» телеканалы корреспонденты

Минем гел дөньяга әйтер сүзем булды. Һәм мин аны гел әйтми кала алмый идем. Ә журналистикага мин иҗат аша килдем: мәктәптән бирле басма матбугатка яза киләм, беренче курста радиода эшләдем, икенче курстан – телевидениедә. Ул хәзер минем яшәү рәвешем. Журналист дигән һөнәр булмаса, мәгаен, мин эшсез йөрер идем…


Гөлинә Шәйхи, «Дөнья» студиясе

1995 елның 22 ноябрендә Балтач районы Бөрбаш авылында туган. Кияүдә түгел.

Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе.

Укыган урыны: Белеме буенча драма театры артисты.

Журналистикага мин Рәмис Латыйпов чакыруы буенча килеп кердем. Аның дөрес киңәшләре мине көчле әңгәмәләр эшләргә этәрде. Мин һәр эшне күңел биреп эшләргә күнеккән. Шуңа һәр артист/режиссёр белән мин дуслар кебек итеп аралаша идем. Бүгенге көндә мине көчле журналист итеп таныйлар икән, димәк мин дөрес юлда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев