Балтачта сугыш ветеранының туган көненә зур бүләк ясадылар
Районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинның гомер бәйрәме белән котларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Рамил Нотфуллин килде.
Алар ветеранга зур бүләк ясады. Гыйльван Гыйльмуллинга туган көненә өр яңа мунча бүләк итттеләр.
Шунысын әйтеп узарга кирәк, ветеран май аенда депутат белән очрашкан чакта мунчасының бик тузган булуын әйткән иде. Ул чакта депутат ярдәм итәргә ышандырган иде.
Бер айдан аз гына вакыт үтте, Гыйльван Гыйльмуллин гомер бәйрәмен билгеләп узган көннәрдә яңа мунчалы да булды. Нинди зур сөенеч!
Нет комментариев