Бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Җәмгыять

Бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

29 апрельдә юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн чара үткәрә.

Чара 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак. Тулырак мәгълүматны бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны буенча (843) 222-60-60 аша белергә мөмкин.

Чыганак: minjust.tatarstan.ru


Бөек Җиңү бушлай юридик ярдәм

Нет комментариев