Чепьядагы «Наз» социаль-тернәкләндерү үзәге егерме еллык юбилеен билгеләп узды
«Наз» хезмәткәрләренә алга таба да ял итүчеләрнең күңелләренә хуш килерлек итеп, яратып эшләргә язсын. Үзәкнең юбилейлары күп булсын, тарихы баеганнан баесын
Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль-тернәкләндерү үзәгенә егерме ел булды. Шул уңайдан «Наз» үзәгендә матур гына юбилей булып узды.
Әле кайчан гына Чепья хастаханәсенең бер өлешен реконструкцияләп, үзәкнең эшчәнлеген башлап җибәргәннәр иде. Очрашуга килгәч районның экс-баш табибы Газинур Дәүлиев та тернәкләндерү бүлмәләре белән танышып йөргәндә – «монда операцияләр ясадык», дип, хәзер исә тернәкләндерү бүлмәләренә әверелгән кибинетларны озак кына карап йөрде, ул чактагы хастаханә персоналы – «монда роддом иде», күпме бала туды биредә, дип, хәзерге актлар залының кайчандыр бала тудыру бүлеге булуын искә алдылар.
Юбилейга килгән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җитәкчелекнең үзенә зур эшләр тапшырып, шуны башкарып чыга һәм дә әлеге үзәккә сулыш өрә алуына куанып яши һәм эшли. Куанырлыгы да бар, бүгенге көндә әлеге тернәкләндерү үзәге республика күләмендә иң рәхәт һәм уңайлы урын булып санала. Килгән кунаклар үзәк белән танышып йөргәндә ял итүчеләр янына да керделәр, Кукмарадан килгән олы яшьтәге парлар биредәге чисталыкка, ягымлы карашка соклануларын белдерделәр, икенче бүлмәдә арчалылар, әтнәлеләр ял итә. Бөтенесе шат, канәгать, Арчадан килеп ял итүчебез өченче тапкыр киләм инде, ди.
Димәк, бездә ял да әйбәт оештырылган, караш та начар түгел. Моның өчен персоналга зур рәхмәт. Бүлекнең төп бурычлары: гражданнарның сәламәтлекләрен ныгыту, физик активлыкларын арттыру, психика ягыннан статусларын нормага салу. Бүлеккә билгеле бер яшьтәге, үз-үзен тәрбияли алуга сәләтле гражданнарны гына алалар. Квалификацияле итеп хезмәт күрсәтәләр. Көненә дүрт мәртәбә ашаталар. Төрле социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрәләр. Ял итүчеләр сәламәтлекләрен ныгыту буенча медицина хезмәтләренә генә кинәнми, эш күнекмәләрен дә башкара, хокукый яктан да ныгый, педагогика да янәшә. Үзәк хезмәткәрләре ял итүчеләргә эрготерапия, резинкалар белән фитнес, нейрографика, графомоторика, танцетерапия һәм башкалар... нинди генә тернәкләндерү технологияләре юк биредә, саный башласаң күпкә китә.
Директоры Фәния Йосыпова, җитәкчеләре Ольга Гаврилова «Рәхим итегез!» дип кенә торалар. Бүлекнең беренче җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева иде, нәкъ менә ул үз чыгышында районның баш табибы Газинур Дәүлиев, төзүчеләр Сәлим Шәрифҗанов, Әнәс Кәлимуллиннар белән эшләгән чакларын искә алды. Ул чакта Чепья хастаханәсендә кыскартуга эләккән бертөркем персонал «Наз» үзәгенә күчерелеп, хезмәтләрен биредә дәвам итә. Эшкә керешкәнче әле аларга төзүче, маляр, штукатурчы булырга туры килә.
Бирешмиләр, эзмәсен дә ташыйлар, стенасын да сылыйлар, буяп, матурлап та куялар. Беренче заездга Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырыла. Шулай итеп, эшләр җайлана, җирле җитәкчеләр ярдәмнәреннән ташламый, танылган эшмәкәр Радик Закиров көнкүреш техникасы белән тәэмин итә, «Смәел», «Кызыл юл» җәмгыятьләре җитәкчеләренең дә ярдәмнәре күп тия.
Лаеклы ялдагы ветераннар бәйрәмгә үзгә бер ямь бирә, кунаклар сөйләгәндә алар янәдән шушы «Наз»ны бар иткән вакытларын искә ала. Район җитәкчелеге исеменнән килгән Ильвир Фәтхетдинов та үзәк ветераннарының, хәзерге хезмәткәрләрнең куйган хезмәтләренә югары бәя бирде. Бүләкләнү мизгелләре, матур җырлар бәйрәмне баетты. Районның ветераннар советы рәисе Радик Михайлов грамота белән истәлекле бүләк тә тапшырды, Чепья җирлеге ветераннар советы рәисе дә әлеге үзәкнең әһәмияте, кирәклеге турында белдерде. Үзәк бик төзек, ремонты да булган, азык-төлек блогына да миллион сумнарга төшкән ремонт кергән, район инвалидлар советы рәисе Рамазан Фәрзиев та Рәхмәт хатлары алып килгән, әлеге җирлекнең фотографы, танылган Илсур әфәндене дә бик күп рәхмәт сүзләре әйтеп бүләкләделәр, чөнки үзәкнең медиа өлеше өчен нәкъ менә Илсур абыйга рәхмәтле алар.
Чәй табыны артында татлы хатирәләр белән бүлешү җылы тәэсирләр белән үрелеп барды. «Наз» хезмәткәрләренә алга таба да ял итүчеләрнең күңелләренә хуш килерлек итеп, яратып эшләргә язсын. Үзәкнең юбилейлары күп булсын, тарихы баеганнан баесын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев