Чаллыда сайлаулар  гөрли
Җәмгыять

Чаллыда сайлаулар гөрли

Чаллы шәһәр мериясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, көндезге сәгать 10 тирәсендә Чаллы каласында 17 процент сайлаучы тавыш биргән.

Калада барлыгы 362 мең 981 кеше яши. Комсомол, Узәк, Автозаводский районнары тавыш бирү буенча лидер. Сайлаучыларның кәефләре күтәренке, бәйрәмчә. Сайлауга өлкәннәр дә, яшь гаиләләр дә балалары белән килә. Бүләккә открыткалар, тәм-томнар бирәләр. "Тавыш биргәннән соң сәхнәгә кереп, рәхәтләнеп укучылар әзерләгән концертны карау мөмкинлеге бар", дип белдергән каладагы 2 нче гимназиядә урнашкан 2057 номерлы сайлау участогы рәисе Татьяна Якубнюк.

Фото: http://ria.ru/vybor2012_hod_vyborov/20120304/584428619.html


Нет комментариев