7 май көнне Чапшар авыллында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан, митинг булып үтте.
Митингта тыл ветераннары катнашты, алар үзләренең сугыш истәлекләрен сөйләделәр. Өлкәннәребез рәхәтләнеп үзара аралаштылар. Алар: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләк белән таралыштылар.

Нет комментариев