«Экояз — 2023» республика конкурсы балтачлыларга да җиңү алып килде (фото)
Җәмгыять

«Экояз — 2023» республика конкурсы балтачлыларга да җиңү алып килде (фото)

«Экояз — 2023» республика конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле.

«Иң яхшы мәктәп» номинациясендә - Норма мәктәбе, «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - Салавыч балалар бакчасы, «Иң яхшы гаилә» номинациясендә - Кече Лызи мәктәбенең Ишмурзиннар гаиләсе. Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр, җирлекләрне санитар чистарту төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында, «Экояз — 2023» республика акциясе уздырылды.

Акция ике этапта: 1 апрельдән 12 майга кадәр - район һәм 13 майдан 31 майга кадәр - республика буенча үтте.

 


Нет комментариев