Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елны уңышлы тәмамлыйбыз

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Салавыч укучыларын зур җиңүләре белән котлады.

Дүшәмбе көнне Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру» буенча утырыш булып узды. Ул ай саен үткәрелә торган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең быелгы эшчәнлегенә йомгак ясау иде.

Быелның 11 аенда районыбызда төрле тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланган 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, узган ел алар саны 21 булган. Агымдагы елдагы аварияләрдә 20 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, шөкер, вафат булучылар юк. Ә бит узган ел зыян күрүчеләр 8 кешегә артыграк булып, ике кешенең гомере өзелгән иде. Кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләрендә сәламәтлекләренә зыян килгән балалар да бар, узган ел алар алтау булса, быел — өчәү.

Әлеге чара барышында Рөстәм Нургалиевич «Иминлек тәгәрмәче — 2024» Рәсәйкүләм бәйгедә икенче урын яулаган районыбызның яшь инспекторларын да котлап узды. Рөстәм Миңнеханов Салавыч күппрофильле лицее укучылары Эллария Саттарова, Рәзилә Саттарова, Алмаз Гарифуллин һәм Кәрим Галимҗановны, аларның җитәкчеләре Ранил Гыйләҗевны Татарстан данын уңышлы яклау-лары белән ихластан котлап, иң изге теләкләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды. Районда һәм республикада үзләренә тиңнәр булмавын дәлилли алган укучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!

ФОТО: HTTPS://RAIS. TATARSTAN. RU/PRESSA/PHOTOREPORTS/PHOTOREPORT/9973579.HTM

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Иминлек тәгәрмәче — 2024»