Балтачта ялгыз яшәүче пенсионер Фәрхинур Миннуллинаның яз көне мунча түбәсе ишелгән була.
80 яшьлек әбине тәрбияләүче социаль хезмәткәр Гүзәлия Муллагалиева ярдәме белән Балтач район башкарма комитетына ремонт эшләрендә ярдәм сорап хат юлланган. Мөрәҗәгать район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдиновның шәхси контроленә алынып, ХЭС хезмәткәрләре тарафыннан тиз һәм сыйфатлы эш башкарылган.Фәрхинур әби район җитәкчелегенә һәм ХЭС хезмәткәрләренә оператив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерә.
Нет комментариев